Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында SEYARFEST чарасы узачак

2019 елның 9 августы, җомга

Чараны Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылының "Сәяр" керәшен ансамбле оештыра.

17 август көнне Питрәч районының Керәшен Сәрдә авылында керәшен мәдәниятенең SEYARFEST чарасы узачак. Бәйрәмне "Сәяр"ансамбле оештыра. Чара 16.00 сәгатьтә башлана. Анда төрле районнардан килгән ансамбльләр катнашачак, кунаклар өчен бәйгеләр һәм уеннар әзерләнәчәк.
Моннан тыш, чарада катнашучыларның барысына да Татарстандагы бердәнбер керәшен музее, купель, Николай Чудотворца храмы һәм күргәзмәне карау мөмкинлеге туачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International