Район башлыгы Питрәч спортчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Августның һәр икенче шимбәсендә безнең илдә физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бу эштә питрәчлеләр дә катнаша. Горурланыр урыныбыз бар: Артур Макаров армрестлинг буенча гамәлдәге дөнья һәм Европа чемпионы, Фәрхәт Фәйзуллин дөнья чемпионатының көмеш призеры, көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы, Александр Дормидонтов гер спорты буенча Россия чемпионы һәм башкалар.

Шунысы куанычлы, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта бара, моның өчен районда яхшы шартлар тудырылган, яңа спорт объектлары төзелә.
Район башлыгы Илһам Кашапов Питрәч спортчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлады, бүләкләр тапшырды, аларга нык сәламәтлек теләде, якташларын җиңүләре һәм казанышлары белән сөендерүләрен теләде.

«Питрәч–Арена» Боз Сарае мөдире Виктор Сорокин, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе баш хисапчысы Лилия Вәлиева һәм әлеге юлларның авторы Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар.    

Илһам Миңнеханович районда берничә ел элек авыл яшьләре һәм мәктәп укучылары арасында иң популяр спорт төре булган волейболны үстерергә кирәклеген ассызыклады. Аны шулай ук район үзәгендә стандарт футбол кыры булмау мәсьәләсе дә борчый. Хәзер бу мәсьәлә өстендә эшлиләр, һәм ул уңай хәл ителергә тиеш.

Спорт бәйрәме Балалар шәһәрчегендә дәвам итте, анда бу көнне физкультурачылар көне уңаеннан баскетбол, мини-футбол һәм башка спорт уеннары уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International