Питрәч районының күпчелек хуҗалыклары урып-җыюга керештеләр

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Район буенча бүгенге көнгә барлыгы 4700 гектар (гомуми мәйданы 27918 гектар), 11730 тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 25 центнер тәшкил итә.

«Ак барс – Питрәч» ҖЧҖендә 688 гектар мәйдан җыеп алынган, уңдырышлылык – 28,5 центнер, «Рацин-Шәле» ҖЧҖендә 499 гектар бөртеклеләр җыеп алынган, уңдырышлылык – 27,1 центнер, «Агролак» ҖЧҖендә - 496 гектар, уртача уңыш-гектардан 19,9 центнер.
Комбайнчылар арасында лидерлыкны «Акрос-585» комбайнында 294 тонна ашлык суктырган Фәрит Нуриев, «Дон-1500Б» комбайнында 266 тонна ашлык суктырган Фәрдүс Миндубаев һәм СК-5 «Нива-Эффект» комбайнында 63 тонна ашлык суктырган Андрей Вуколов алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International