Начар метеорологик күренешләр: 18 августта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казан шәһәрендә төнлә).
Казан буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Көндез явым-төшемсез.
Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан, секундына 4-9 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәюнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +17..+19.
Һаваның максималь температурасы көндез +27..+29.
Татарстан Республикасы буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан, секундына 4-9 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәюнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +15..+20.
Һаваның максималь температурасы көндез +26..+31.