Питрәчтә мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Районның киләчәге белем бирүнең сыйфатына бәйле. Бүген безнең район торак тапшыру буенча республика рейтингын җитәкли, шуңа күрә халык та үсә. Яшьләр, балалар арта бара.

Чагыштыру өчен – узган ел мәктәпләрдә 3077 бала белем алган, быел аларның саны 3360 булачак. Хәзер без Мәгарифне камилләштерү, яхшырту һәм үстерү белән тагын да ныграк кызыксынабыз. Питрәчтә ел саен үткәрелә торган август педагогик конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Жанетта Соркина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International