Татарстанда мәктәп товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырылган

2019 елның 24 августы, шимбә

Консультацияләр 2 сентябрьгә кадәр үткәреләчәк.

Татарстанда балалар товарларының һәм мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР буенча матбугат хезмәте. 

Ведомство белгечләре тиешле тема буенча консультацияләр үткәрәчәкләр һәм теләгән барлык кешеләргә гамәлдәге норматив гигиена таләпләрен аңлатачаклар, алар бу төр продукцияне сатканда үтәлергә тиеш. 

Шалтыратулар 273-15-83 телефоны буенча кабул ителә. Кайнар линия 2 сентябрьгә кадәр, җомга (бу көнне 10.00 дән 15.45 кә кадәр) һәм ял көннәреннән кала, 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International