Яшь питрәчле ТР Яшьләр парламентына бара

2019 елның 24 августы, шимбә

Питрәч яшьләре заман белән бергә бара һәм бәйсез сәяси карашлары бар.

ТР Яшьләр парламенты - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр киңәшмә органының яңа форматы. Ул яшьләр мәнфәгатьләрен яклаячак һәм татарстанлыларның хокукый грамоталылыгын тәрбияләү инструменты булачак.
- Җәмәгать эшчәнлегендә минем тәҗрибәм-4 ел. Яшьләр парламентына мин район вәкиле буларак чыгыш ясыйм. Мин, авыл кешесе буларак, авыл яшьләренең барлык проблемалары турында ишетеп кенә белмим. Яшь булуыма карамастан, минем инде билгеле бер тәҗрибәм һәм күп кенә җитди казанышларым бар. Мин үземнең төп бурычым  -авылда яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен барлык шартлар тудыру дип саныйм. Яшьләребез кече ватаннары белән горурлансын, биредә лаеклы яши алсын һәм Питрәч районының үсүен һәм заман рухында чәчәк атуын телим, - дип сөйләде безгә Татьяна Гринина.
Яшьләр парламентына сайлаулар республика Дәүләт Советына сайлаулар белән бер үк вакытта узачак.
Авылдашыбыз өчен тавыш бирергә һәм аның программасы турында тулырак мәгълүматны сайтта https://open.tatarstan.ru/polls/ табарга мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International