Анда "Антей " ДК АҖ генераль директоры Владимир Осташко, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, Богородский авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәезов һәм Питрәч районы Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, очрашу нәтиҗәле узды: халык актуаль һәм, һичшиксез, бик мөһим мәсьәләләр әзерләгән иде. Шәхсән үзе катнаша алмаган кешеләр сораулар һәм теләкләрне дистанцион рәвештә юлладылар.
Торак комплекс тиз темплар белән төзелә. Бүген шулай ук инфраструктураны да тиз үстерергә кирәк. Монда юллар, балалар бакчалары, мәктәпләр, ФАП лар төзелеше һ.б. проблемалар күтәрелде.
Халык белән мондый очрашуларны ешрак үткәрергә тәкъдим ителде. Ә киләсе очрашуны исә якынча 2020 елның февраленә планлаштырганнар.