Питрәч районы салым түләүчеләренә искәрмәгә: Россия Федерациясе Салым кодексына яңа төшенчә кертелгән

2019 елның 24 августы, шимбә

2018 елда Россия Федерациясе Салым кодексы 45.1 статья белән тулыландырылды, 2019 елның 1 гыйнварыннан физик затларга милек салымнарын түләүне гадиләштерергә мөмкинлек бирүче бердәм салым түләү төшенчәсе кертелде.

Физик затның бердәм салым түләве-ул гражданин Россия Федерациясе бюджет системасына бер түләү поручениесе ярдәмендә үз теләге белән күчерә торган акчалар. Бу сумма физик затлар милкенә, Транспорт һәм җир салымнарын түләү өчен Федераль казначылыкның тиешле счетына күчерелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элек салым түләүчеләр тарафыннан физик затлар керемнәренә декларацияләнгән салымны (НДФЛ) бердәм салым түләве ярдәмендә түләү каралмаган, аның ярдәмендә бары тик югарыда күрсәтелгән милек салымнарын гына түләргә мөмкин. Бердәм салым түләве ярдәмендә башка салым һәм җыемнар түләү каралмаган

Исегезгә төшерәбез, физик затлар кеременә салымны Россия Федераль салым хезмәтенең «салымнар, физик затларның иминият кертемнәре түләү», «өченче затлар өчен салым түләү» һәм «түләү документын тутыру» электрон сервислары ярдәмендә, яки «салым түләүченең шәхси кабинеты»сервисы аша түләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International