Иртәгә, 27 август көнне, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) гражданнарны кабул итү булачак. Сорауларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җавап бирәчәк.
Кабул итүгә язылу өчен Телефон: (843) 236-41-80. Районның җәмәгать ярдәмчеләре аша да язылырга мөмкин.
Халык консультацияне «Skype»программасы аша да ала алачак.