Кадиевлар гаиләсе ТР Президенты янында тантаналы кабул итүдә булды

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Республика көне алдыннан Казан Кремленә иң яхшы, үрнәк гаиләләрне чакыру кебек матур һәм күркәм гадәт бар.

- Гаилә - дәүләтнең нигезе, һәм без тарихи булган барлык гаилә кыйммәтләренә сакчыл карарга тиеш, - дип башлады чыгышын Казан Кремленең Пушечный ишегалдында Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе оештырылды.
Тантаналы кабул итүгә республиканың муниципаль районнарыннан, төбәкнең эре шәһәрләреннән, шулай ук Казаннан 51 гаилә чакыру алды. Алар арасында Илдар һәм Наталья Кадриевлар гаиләсе дә бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International