Бүген Казанда социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтү өчен билгеләнгән автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Автотранспорт сатып алу «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыруның бер өлеше булып тора.
Чараның хөрмәтле кунаклары арасында – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һ.б.
Республикага бүлеп бирелгән федераль бюджет акчаларына LADA Largus базасында «Социаль такси» LADA KUB модельле 43 автотранспорт чарасы сатып алынды. Автомобильнең сыйдырышлыгы – 5 пассажир урыны, шул исәптән кресло-коляскадагы кеше өчен бер урын.
Даими режимда әлеге хезмәт 2 нче сентябрьдән үк эшләр дип көтелә. Өлкәннәрнең беренче партиясен медицина оешмасына иртәнге сәгать сигезгә, анализлар алу вакытына алып киләчәкләр.
Һәр машина көненә 16 кешене (бәйрәм алды көннәрендә – 8 кешене) алып килә ала. 4 ай эчендә бу 1 344 (бер мең өч йөз кырык дүрт) кеше дигән сүз. Медицина оешмаларына илтү вакыты – 35 минуттан 1,5-2 сәг. кадәр.
Татарстан Республикасында 43 муниципаль район бар. Бу районнардагы торак пунктларның 98,7 % ы – авыл торак пунктлары. Анда 65 яшьтән өлкәнрәк 156,5 мең кеше яши.