Питрәчле "Россия иреклесе - 2019" Бөтенроссия конкурсының ярымфиналына чыкты

2019 елның 30 августы, җомга

Читтән торып үткәрелгән этап нәтиҗәләре буенча Татарстаннан уналты проект «Россия иреклесе - 2019» конкурсының ярымфиналына чыкты. Татарстанлыларның проектлары «Кыю йөрәк», «Балаларга ярдәм», «Ярдәм итәр өчен туганнар», «Компания күңеле», «Волонтерлык үзәге» һәм башка номинацияләрдә тәкъдим ителгән. Быел конкурсның грант фонды 45 миллион сум тәшкил итә.

Ярымфинал нәтиҗәләре октябрь уртасында билгеле булачак. Киләсе турга узганнарга эксперт комиссиясе каршында проектларны яклау, белем бирү программасы һәм махсус биремнәр җыелмасы кирәк булачак. Аларның нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә 10 финалист арасыннан исемлек төзеләчәк. Алга таба проектлар жюри бәяләвен узачак, ә аннары халык тавыш бирүе оештырылачак. 
«Ярдәм итәр өчен туганнар» номинациясендә Питрәч районы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шатлык» приюты социаль педагогы Екатерина Карнаухованың «Игелекле эшләр» проекты ярымфиналга чыкты. 
Екатерина волонтерлык хәрәкәтендә 10 елга якын. «Игелекле эшләр» нең асылы - авыр тормыш хәлендә булган яшүсмерләр үз проблемаларына йомылып тормасын, ә үзләре өлкән яшьтәге кешеләргә актив ярдәм итсен. 
- Без «Кайгырту» социаль ярдәм үзәге карамагындагыларны шефлыкка алдык. Бу әбиләр, аларга хуҗалык буенча, бакча участогында реаль ярдәм кирәк. Балалар йорт буенча төрле эш башкарырга гына түгел, аралашырга да, башка кеше турында кайгыртырга да өйрәнәләр. Алар өчен үзеңне кирәкле итеп тою да бик мөһим. Безнең приютта балалар катлаулы характерлы, кайбер өлкән кешеләр белән дә уртак тел табу бик кыен. Шуңа күрә без визит алдыннан әбиләрнең дә холкы бар, бу аңлашылмаучанлык, үпкәләүләр булырга мөмкин, дип кисәтәбез. Мин һәрвакыт янәшәдә, һәрвакыт алар белән бергә эшлим, конфликтлы хәлләр килеп чыкса, аларны шомартырга тырышам. Ә аннары без балалар белән, һичшиксез, көннең ничек үтүен  анализлыйбыз. Бу бик мөһим момент. Шулай итеп, балалар башка кешенең фикерен ихтирам итәргә, үзара аңлашуны табарга, үзара ярдәм итәргә әзер булырга өйрәнәләр, - дип сөйләде Екатерина Карнаухова. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International