Питрәч районы муниципаль стратегияләр федераль конкурсында җиңү өчен көрәшәчәк

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Татарстанның Питрәч муниципаль районы муниципаль стратегияләр федераль конкурсына гариза бирде һәм «Иң яхшы муниципаль стратегия» номинациясендә җиңү өчен көрәшәчәк, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.

Нәтиҗәләр 28 октябрьдә Санкт-Петербургта «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: территорияләр өчен милли максатлар һәм эффектлар» Гомумроссия форумы кысаларында узачак тантаналы чарада ясалачак. Өч ел рәттән Татарстан Республикасының муниципаль стратегияләре, конкурсларда призлы урыннар алып, федераль дәрәҗәдә танылу алалар. 2016 елда муниципаль стратегияләр конкурсында призлы урыннарны Чистай һәм Менделеевск муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәре стратегияләре алды. 2017 елда «Шәһәрләрне үзгәрткән стратегияләр» конкурсында беренче урынны Чистай муниципаль районына бирделәр, шул ук елда Казан "Шәһәр стратегияләре конкурсы — 2017» дә беренче урынны алды. 2018 елда Әлмәт муниципаль районы «Акыллы стратегия – акыллы шәһәр» номинациясендә җиңү яулады, ә Түбән Кама муниципаль районы стратегиясе Россия Федерациясе субъектлары арасында 3 нче урынны алды. Стратегияләр форумы 2002 елдан бирле Санкт-Петербургта ел саен үткәрелә һәм Россия Федерациясе төбәкләре һәм шәһәрләре үсеше стратегияләрен һәм комплекслы проектларын тормышка ашыруның иң мөһим һәм кискен мәсьәләләре буенча стратегик планлаштыру һәм конструктив дискуссия ысуллары һәм механизмнары турында фикер алышу өчен төп мәйданчык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International