Питрәч туган якны өйрәнү музее Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең бүләген алды

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Безнең Питрәч туган якны өйрәнү музее "Иң яхшы авыл җирлеге музее"номинациясендә Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Мактау грамотасына лаек булды.

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көнне музей экспозициясен булдыру буенча иң яхшы проектка Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан уздырылган конкурска бөтен Россиядән 150 музейдан гариза кергән. 
- Бәйге Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, иң яхшы музей практикаларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан үткәрелде, һәм беренче чиратта, төбәк музейларының эшчәнлеген активлаштыруга юнәлдерелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International