Кораллы көчләр ветераннарының төбәкара иҗтимагый оешмасы "Тимер дивизия" клубы бу җәйдә үткәрелгән "Әлбәдән" хәрби уеннары" фестиваленең әһәмиятен һәм масштабын билгеләп үтте.
Шул уңайдан, район хакимиятенең зур залында «Тимер Дивизия» клубы вәкиле, әлеге уникаль тарихи фестивальне оештыручыларга һәм җитәкчеләренә балаларны һәм яшьләрне киң җәлеп итеп, мәдәни - сәнгать идеяләрен тормышка ашырган өчен, истәлекле грамоталар һәм медаль тапшырды.
Грамота белән "Әлбәдән" хәрби уеннары" фестивален Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов ватанында үткәрүгә һәртөрле ярдәм күрсәткән өчен Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов бүләкләнде.
Грамота белән "Әлбәдән" хәрби уеннары" уникаль фестивален әзерләү һәм уздыру вакытында нәтиҗәле хәрби - тарихи агарту эше өчен Питрәч районының Туган якны өйрәнү музее директоры Елена Корябина бүләкләнде.
"Әлбәдән" хәрби уеннары" фестиваленең эчтәлеген һәм атмосферасын рухи яктан баетты, «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмалары үзәге директоры Таҗиева Наилә Камил кызы шулай ук, Питрәч районы балаларын һәм яшьләрен җәлеп итеп, искиткеч мәдәни-сәнгать идеяләрен тормышка ашырган өчен грамота белән бүләкләнде.