Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы позициясе нигезендә, гриппка каршы вакцинация иң нәтиҗәле чара булып тора, чөнки нәкъ менә вакцина әлеге эпидемиология сезонында иң актуаль булган һәм аның составына кергән грипп вирусыннан яклауны тәэмин итә.
Организмга вакцина кертү авыруны китереп чыгара алмый, тик саклану антитәнчекләрен эшләү юлы белән инфекциягә каршы көрәшү өчен иммун системаны стимуллаштыра. Гриппка каршы вакцинаның нәтиҗәлелеге кышкы айлар дәвамында кабул итәргә мөмкин булган барлык специфик булмаган медицина препаратларыннан, мәсәлән, иммунодуляторлардан, витаминнардан, гомеопатик чаралардан, «халык медицинасы» чараларыннан чагыштырырлык түгел.
Вакцинация халыкның барлык төркемнәренә тәкъдим ителә, ләкин бигрәк тә 6 айдан башлап балаларга, хроник авырулар белән интегүче кешеләргә, йөкле хатын — кызларга, шулай ук һөнәри риск төркемнәреннән булган затларга - медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, студентларга, хезмәт күрсәтү һәм транспорт өлкәсе хезмәткәрләренә күрсәтелә.
Вакцинация авырулар саны арта башлауга 2-3 атна кала үткәрелергә тиеш, прививканы медицина учреждениесендә махсус укытылган медицина персоналы гына ясатырга мөмкин, шул ук вакытта вакцинация алдыннан табиб карау мәҗбүри.
Гриппка каршы вакцинация ясатуга каршы билгеләр күп түгел. Гриппка каршы прививканы кискен бизгәк халәтендә, хроник авырулар кискенләшкән вакытта, организмның йомырка аксымына сизгерлеге югары булганда (әгәр ул вакцина составына керә икән) ясарга ярамый.
Гриппка каршы прививка ясап, сез организмыгызны аеруча куркыныч вируслар — грипп вируслары һөҗүменнән саклыйсыз.
Вакцинация бушлай үткәрелә!