Илһам Миңнеханович Ленино-Кокушкино авылында урнашкан 2396 нчы сайлау участогындагы сайлауларда тавыш бирде.
Бүген Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлый. 100 депутат мандатына сигез сәяси партиядән 430 кандидат, шулай ук үз-үзләрен күрсәтүче кандидатлар дәгъва кыла.
- Иртәдән питрәчлеләр актив тавыш бирә, сайлау участоклары үз вакытында ачылды, штат режимында эшли, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Сайлау участокларында яшәүчеләр бөтен гаилә белән килә.
Тәслимә Сәитова улы, килене һәм оныгы белән сайлауга килгән.
- Мин озак еллар авыл советы секретаре булып эшләдем,минем өчен бу көн бик мөһим. Оныгым әле тавыш бирү өчен бик кечкенә булса да, кичә мин аңа иртәгә ЗУР бәйрәм булуын әйттем, шуңа да малай, минем кебек үк, бу мизгелне дулкынланып көтте, - дип сөйләде безгә Тәслимә Сәетова.
- Мин сайлауларга һәрвакыт йөрим, бүген дә килдем - дип ассызыклады килене Эльмира.
Бүген Ленино-Кокушкино авыл җирлегендә яшьләр үзәге бинасында һәм лицейда ике сайлау участогы ачылды.
- Безнең участокта 970 сайлаучы беркетелгән, шуларның 8е беренче тапкыр тавыш бирә. Безнең территориягә Дуслык, Рамазан, Юбилей, Яшьләр, кооператорлар, Үзәк, техник, шулай ук Олы Бутырка һәм Ушнә бистәләре керә. 10 сәгатькә бездә 206 сайлаучы исәпләнә, бу барлык сайлаучыларның 22 проценттан артыгы, - дип сөйләде участок сайлау комиссиясе рәисе Әхмәтгалиева Гөлназ.
Участок сайлау комиссияләренә 1028 сайлаучы беркетелгән. 10 сәгатькә шулай ук сайлаучыларның 22 проценттан артыгы тавыш бирде.
Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда сайлау участоклары 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.