Бөтенроссия «Ачык ишекләр көне» кысаларында эшмәкәрләр өчен 2019 елның 19 сентябрендә үз эшчәнлекләре турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 12.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендә эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.
Идарәдә консультация өчен алдан язылу (Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 30 йорт һәм Сеченов урамы, 13а йорт) 238-60-62, 238-18-41 (2019 елның 16 сентябреннән алып 18 сентябренә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакытында 12.00 дән 12.45 кә кадәр) телефон номерлары буенча башкарыла, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк. Консультация алу өчен республиканың территориаль бүлекләрендә алдан язылу таләп ителми.
Бердәм «Ачык ишекләр» көннәренең максаты - идарә компетенциясе кысаларында эшмәкәрләргә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү.
Идарә казанлы эшкуарларны (алдан язылу буенча) түбәндәге адреслар буенча көтә: Казан ш., Зур Кызыл ур., 30 йорт һәм Сеченов ур., 13а йорт, шулай ук Татарстан эшкуарларын идарәнең барлык территориаль бүлекләрендә. Идарәнең территориаль бүлекләре адреслары безнең сайтларда (www.16.rospotrebnadzor.ru и www.rpn.tatarstan.ru).
Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү-хокук бозуларны булдырмауның иң яхшы ысулы!
Без сезне бердәм «Ачык ишекләр»көнендә консультацияләргә көтәбез!