Куркыныч метеорологик күренешләр: 19 сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә, нигездә, көньяк һәм көнчыгыш районнарда, урыны белән яшен, көчле яңгырлар, яңгыр, боз явуы, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил, урыны белән 22-27 метр тизлектә.
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава.
Вакыты белән бераз яңгыр.
Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +4..+6º.
Көндез максималь һава температурасы +12..+14º.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Аз гына һәм уртача яңгыр; көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән яшен, яңгыр, көчле яңгыр, боз.
Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчә торган җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр; көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән 15-20 метр, көчәйгәндә 22-27 м/с. кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +3..+8º.
Көндез максималь һава температурасы +10..+15º