Киңәшмәдә иң актуаль мәсьәләләр күтәрелде.
Сүз районның авыл җирлекләре территориясендә агачлар утырту, үләт базларының торышы, котыру авыруын профилактикалау буенча эш турында барды. Шулай ук өлкәннәр декадасын үткәрү һәм оештыру, үзара салым буенча референдум үткәрү, тышкы төзекләндерү объектларын: юлларны, урамнарны яктырту һәм ял итү зоналарын исәпкә кую һәм башкалар турында сүз барды.
Барлык сораулар да тикшерелде. Җирлек җитәкчеләренең һәм район хакимияте вәкилләренең уртак эше нәтиҗәсендә, агымдагы бурычларны хәл итү буенча төзәтмәләр кертелде һәм планнар кабул ителде.