Янгын күзәтчелеге киңәш итә

2019 елның 20 сентябре, җомга

Питрәч районының янгын күзәтчелеге, җылылык бирү приборларын куллана башлаганчы, ремонт яки алмаштыру кирәк булганда, аларның техник торышына ревизия ясарга киңәш итә.

Электр җылыту приборларын заводныкыннан гына файдаланыгыз, җитештерүче – завод инструкция таләпләрен катгый үтәргә кирәк.

Төзек булмаган җылылык приборларын эксплуатацияләүгә юл куймагыз, шуның аркасында янгыннар күп була.

Кече яшьтәге балалар, өлкәннәрне  ялгыз калдырмагыз.

Янгынны вакытында ачыклау өчен, үз торагыгызны автоном янгын белдерүчеләр белән җиһазландырыгыз.

Янгын килеп чыккан очракта, аны башлангыч этапта бетерү мөмкинлеге булса, ут сүндергеч сатып алыгыз.

Спиртлы эчемлекләр белән артык мавыгып китмәгез!

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International