Начар метеорологик күренешләр: 24 һәм 25 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава.
Вакыты белән яңгыр, юеш кар һәм кар явачак.
Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +1..-1º.
Көндез максималь һава температурасы +5..+7º.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Вакыты белән яңгыр, юеш кар һәм кар явачак.
Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +2..-2º.
Көндез максималь һава температурасы +3..+8º.
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин