Питрәчлеләр Казанда бакчачылар көнен бәйрәм итүдә катнаштылар

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Районыбыз кырларында, фермаларында һәм бакчаларында бик күп төрле культуралар үстерелә.

    Хәзер, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән, хезмәттәшләр белән тәҗрибә алмашу һәм бөтен республикага үз продукцияләрен күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килде. Казанда икенче ел инде бакчачы көненә багышланган ярминкәләр уза. Питрәчлеләр дә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

    Агросәнәгать паркында "Бакча-2019" фестивале узды, анда бөтен Татарстаннан бакчачылар үз уңышларын алып килгән иде. Бу көнне бәйрәмдә - Казан консерваториясе һәм хореография училищесын тәмамлаучыларның джаз ансамбле, шулай ук төрле мастер-класслар узды. Моннан тыш, фестивальдә мәртәбәле кунаклар: ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та булды.
    - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм республика Хөкүмәте бакчачыларга ярдәм итүгә зур игътибар бирә. Быел ТР Дәүләт Советы карары белән беренче тапкыр рәсми рәвештә бәйрәм – Бакчачылар көне билгеләнде, ул хәзер Татарстанда сентябрьнең беренче шимбәсендә билгеләп үтеләчәк, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.
    Быел Питрәч районыннан өстәл патшабикәсе кабак булды. Әлеге яшелчәне сайлау очраклы түгел, чөнки нәкъ менә ул безнең фермерларның һәм бакчачыларның яраткан шөгыленә әверелде. Хәзер кабакны эре агрохолдингларда гына түгел, ә бакчаларда да үстерәләр. Мәсәлән, Кибәч, Татар Казысы һәм Питрәч авыл җирлекләрендә кабак аеруча популяр.
    Күргәзмә стенды янында кунакларны «Селяне» иҗат коллективыннан килгән артистлар халык җырлары һәм дәртле милли биюләре белән каршы алды.
    Безнең күргәзмәнең һәр детале җентекләп уйланылган һәм эшләнгән. Фотозона, шулай ук яшелчә бүлекләре белән зоналар аеруча популяр булды, анда тулы төсләр колористкасы үтәлгән, бу исә республиканың милли флагы төсләренә туры килгән. Бу стендта тәкъдим ителгән барлык эшләр кул белән башкарылды.
    - Без бу культуралар белән генә чикләнеп калмадык һәм стендларда безнең районның традицион авыл хуҗалыгы культураларын: кыяр, помидор, борыч, бәрәңге һәм бакчачыларда шулай популяр булган башка яшелчәләрне тәкъдим иттек. Шулай ук төрле тозлаган яшелчәләр, компотлар һәм маринадлар алып килдек, - дип сөйләде район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйсән Сәгыйрова.
    Әмма бәйрәм моның белән генә тәмамланмады. Рәсми ачылыштан соң бүләкләү тантанасы башланды, Анда безнең питрәчлеләр бик күп бүләкләр һәм рәхмәтләр хатлары алдылар. Мостафин Айрат Хәйдәр улы («РОДНИК» ширкәте) районда иң яхшы бакчачылык ширкәте буларак «Бердәм Россия» партиясеннән грамота белән бүләкләнде һәм бүләккә ноутбук алды; Добрякова Роза Наил кызы («ЗАРЕЧЬЕ-2» авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе рәисе) эшкә намуслы каравы һәм бакчачылык җәмгыятенә ярдәме өчен авыл хуҗалыгы министрлыгы грамотасы алды. Шулай ук аңа истәлекле бүләк - авыл хуҗалыгы триммеры тапшырылды.
    Роза Рәфыйк кызы Калиничевага (СНТ «РАССВЕТ» идарәсе рәисе) үз территорияләрендәге чисталыкны саклау һәм ярдәм итү өчен бензин пычкысы бүләк иттеләр.
    Бакчачылар берлегенең Питрәч бүлекчәсе җитәкчесе дә үз бүләкләрен алды.
    - Фестиваль тәмамланганнан соң без барлык продуктларны сортларга аерабыз һәм «Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләренә үз уңышларыбызның бер өлешен җибәрәбез. Безнең өчен мондый хәйрия акциясе матур традициягә әверелде. Моннан тыш, Питрәч башкарма комитетына, аерым алганда, Дамир Ринат улы Байгилдинга бу фестивальне оештыруда зур ярдәм күрсәткәне өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә, - диде Бакчачылар берлегенең Питрәч бүлекчәсе җитәкчесе Наил Зәйнуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International