Питрәч районында бу атнада көзге ярминкәләр башлана

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

27 сентябрь көнне Питрәчтә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча көзге ярминкә узачак.

Ярминкә хакимият каршындагы мәйданда 7дән 13 сәгатькә кадәр узачак. Монда кош ите, дуңгыз ите, сыер ите, балык, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт һәм ит продукциясе сатып алырга мөмкин булачак. Шулай ук ашлык фуражы, печән һәм бәрәңге дә бар. Барысы да арзан бәяләрдән.
Өлкәннәр декадасында (1-10 октябрь) сатып алынган продукцияне өйгә түләүсез китерү оештырылачак.
Шулай ук район территориясендә зур торак комплексларда яшәүчеләр соравы буенча ярминкәләр "Царево" һәм "Светлый" да оештырылачак. Алар 29 сентябрьдә "Царево" торак комплексында, 6 һәм 13 октябрьдә "Светлый" торак комплексында узачак.
Питрәчтә ярминкәләр шулай ук 4, 11 һәм 25 октябрьдә, 8 һәм 22 ноябрьдә, 6 һәм 20 декабрьдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International