Питрәчлеләр түләүсез юридик ярдәм ала алалар

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

2 октябрьдә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Өлкәннәр көненә багышланган түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрү планлаштырыла.

Чараны бөтен эш көне дәвамында республика районнарында һәм шәһәрләрендә үткәрү планлаштырыла. Питрәчтә юридик ярдәм сорап 8.00 дән 15.30 га кадәр Совет урамы, 20 йорт адресы буенча "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.
8.00 дән 9.30 га кадәр Пенсия фонды белгеченә сорау бирергә мөмкин, 9.30 дан 11.00 сәгатькә кадәр суд приставлары хезмәтенә, 11.00 дән 12.30 га кадәр нотариус, 12.30 дан 14.00 гә кадәр – БТИ, 14.00 дән 15.30 га кадәр адвокат консультация бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International