21 сентябрь көнне Казан шәһәренең Ленин мәдәният йорты базасында «Нечкәбил» республика матурлык, аналар һәм гаилә конкурсы кысаларында Татарстан гаиләләре-2019 «күршеләр бәйрәме»фестивале узды.
Безнең районнан ике гаилә - Мингазова Римма Марсель кызы (яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы) һәм Моисеева Гүзәл Илфат кызы (балалар иҗаты йорты директоры) катнашты.
.jpg)
«Илһам һәм иҗат» номинациясендә диплом белән Мингазовлар гаиләсе бүләкләнде, ә Моисеевлар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык» номинациясендә диплом алды.
.jpg)