Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы Россия 24 телеканалындагы күчемсез милек өлкәсендә яңалыклар турында 

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

25 сентябрь көнне 15.00 һәм 21.00 сәгатьтә "Россия 24" телеканалында сентябрь аенда күчемсез милек өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләргә багышланган интервью булачак.

Аерым алганда, Татарстан Росреестры вәкиле Илгиз Шиһабиев, Комплекслы кадастр эшләрен үткәрүне көтмичә, өстәмә квадрат метрларны ничек законлаштырырга, ә кадастр палатасы вәкиле Дмитрий Малинин булган яңалыкларны исәпкә алып, җир кишәрлеге чикләрен килештерү тәртибен аңлатачак.

Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез, булган теле һәм радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru, "Матбугат хезмәте: «видеосюжеты», «радиоэфирлар", " Вконтакте" социаль челтәрендә (vk.com/rosreestr16 шулай ук «Росреестр Татарстан» каналында Youtubeга танышырга мөмкин 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International