«Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча олимпиадада катнашучылар игътибарына!

2019 елның 27 сентябре, җомга

"Кулланучылар хокукларын яклау" темасына олимпиаданың икенче этабына узган катнашучыларны котлыйбыз!

Икенче этапта катнашучылар исемлеге белән Сез Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында кулланучылар хокукларын яклау порталында http://tatzpp.ru «Олимпиада» бүлегендә, уң яктан Олимпиада баннерына басып таныша аласыз .

Олимпиаданың икенче этабын Питрәч муниципаль районының 22 укучысына узарга туры киләчәк, шуларның 5се – аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче номерлы Питрәч урта мәктәбе, 3се –Ф.А. Сафин исемендәге Шәле урта мәктәбе укучылары, 6сы-Кощаково урта мәктәбе укучылары, 3се – Богородский урта мәктәбе укучылары, 1әре-Питрәч 2 нче урта мәктәбе, Иске Шигали, Татар Тау Иле, Пановка һәм Колай урта мәктәпләре укучылары.

Исегезгә төшерәбез! 2019 елның 1 октябреннән 8 октябренә кадәр олимпиаданың икенче этабы дистанцион рәвештә үткәрелә, аның барышында эссе формасында иҗади биремне үтәргә кирәк. Эссе темалары 2019 елның 1 октябрендә игълан ителәчәк. Безнең сайтта игъланны күзәтеп торыгыз!

2 этапны узарга тиешле кешеләргә ярдәм итәчәкбез. Уңышлар телибез!!!

 

                           ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International