Муниципаль стратегияләрнең VI конкурсы ярымфиналына йомгак ясалды. Финалистлар эксперт жюрие әгъзалары тарафыннан гаризаларны читтән торып бәяләү юлы белән билгеләнде.
«Авыл муниципаль районының иң яхшы стратегиясе-2019» номинациясендә җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы да бар иде. «Авыл җирлегенең иң яхшы стратегиясе-2019» номинациясендә җиңү өчен Татарстан Республикасы Түбән Кама районының Каенлы авыл җирлеге көрәшәчәк.
Һәр номинация буенча финалга 3әр катнашучы үтте.
Нәтиҗәләр 2019 елның 28 октябрендә Санкт-Петербургтагы Стратеглар форумының беренче көне кысаларында ясалачак.
Муниципаль берәмлекләр стратегияләре ел саен стратегик планлаштыру Федераль конкурсларында катнашалар. Форумны үткәрү чорында Стратегия-2030 «Стратегияне визуальләштерү» номинациясендә җиңү яулады, ә Казан, Яр Чаллы, Чистай, Менделеевск, Әлмәт, Түбән Кама муниципаль районнарының муниципаль стратегияләре муниципаль стратегияләр конкурсларында беренче урыннарны алды.
.png)