Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь авыл эшкуарлары "Россиянең яшь эшкуары-2019" " Бөтенроссия конкурсында катнаша ала. Конкурста катнашу өчен түбәндәге сайтта анкета тутырырга кирәк: molpred-116.ru һәм почтага җибәрергә info.mpr2019rt@mail.ru турыдан-туры. Гаризалар кабул итүнең соңгы көне – 30 сентябрь. Һәр теркәлгән кеше СММ буенча онлайн-курс бүләк алачак.
Конкурс 8 номинация буенча уза: "Интернет эшкуарлык","Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы", "Франчайзинг" социаль эшкуарлык", "инновацион эшкуарлык", "сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе".
Региональ этапның финалы 2019 елның 2 октябрендә узачак. Иң яхшы эшкуарлар федераль этапта катнаша һәм Татарстанны Россия дәрәҗәсендә тәкъдим итә ала. Бу елның ноябрендә Казанда "Россиянең яшь эшкуары-2019" Бөтенроссия конкурсының финалы узачак.
Чараны Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Россия яшьләр эшкуарлыгына ярдәм итү үзәге оештыра.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте