Бүгенге көндә анда цоколь катының реконструкциясе башкарылган.
Шушы көннәрдә мәчет территориясендә район башкарма комитеты, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләре, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре катнашында массакүләм өмә үткәрелде. Алар төзелеш территориясен иске куаклардан, төзелеш калдыкларыннан һәм чүп-чардан чистартырга булыштылар.
Төзелеш дәвам итә, район мөхтәсибәте дин тотучыларга бу изге эштә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Кем булдыра ала: кемдер акча белән, ә кемдер төзелеш эшләрендә турыдан-туры катнаша ала...