Бакча проектлары уңышлы булды

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Бакча күптән безнең тормышыбызда ныклы урын алды һәм иң гаҗәбе милли менталитетка керде.

Бу сүз хәтта башка телләргә дә тәрҗемә ителми һәм ауропалылар өчен безнең халыкның милли үзенчәлеге булып тора. Бакчаны сайлаганда, күпләр беренче чиратта, бары тик ике сорауга гына игътибар итә: шәһәрдән ераклык һәм әйләнә-тирә табигатьнең матурлыгы. Бу җәһәттән безгә бәхет елмайды: шәһәргә якын тору, ә туган табигатьнең матурлыгы бәхәссез. Шуңа да безнең район бакчачыларга аеруча ошады.  Бүгенге көндә районның сигез авыл җирлегендә 50 бакчачылык ширкәте теркәлгән. Болар - Кощаково, Богородское, Ленино-Кокушкино, Иске Шигали, Шәле, Колай, Надеждино һәм Питрәч авыл җирлекләре. 

- Питрәч бакчачылары республика программаларында актив катнашалар. Район хакимияте дә  ярдәм итә. Район башлыгы Илһам Кашапов эш барышында килеп чыккан проблемаларны хәл итүдә шәхсән үзе ярдәм итәргә әзер. Районда безнең бүлекчә өчен махсус бина бирелде, ул " Батыр" кинотеатрында урнашкан. Бакчачылар бирегә үз сораулары һәм проблемалары белән сишәмбе көнне 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр килә ала. Ә ТР Бакчачылар берлеге гражданнарны көн саен түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан ш. Р. Зорге ур., 35, - дип билгеләп үтте Наил Гайнуллин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International