Булачак Ватанны саклаучылар ярышты

2019 елның 4 октябре, җомга

Әлбәдәндә «Десантчылар берлеге» кубогына Татарстанның хәрби-патриотик клублары һәм берләшмәләре арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча беренчелек үтте. Ярышларда җиде команда катнашты, шул исәптән Питрәч беренче мәктәбе һәм Шәле мәктәбе укучылары. Командалар каршылыклар полосасы, ут әзерлеге, комплекслы-хәрби эстафеталар, гранаталар, сугыш пычаклары белән эш итү һәм башка бик күп нәрсәләр үттеләр. Нәтиҗәләр буенча Казанның «хәрби-патриотик белем бирү үзәге – 67 нче номерлы мәктәбе» командасы җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International