Питрәчтә өлкәннәргә яктылыкны чагылдыручы беләзекләр таратканнар.
«Кайгырту» социаль үзәге хезмәткәрләре бүген өлкән буын вәкилләренә яктылык кайтаручы беләзекләр тараттылар. Юл кичкәндә тәүлекнең караңгы вакытында машина йөртүчеләр аларны ерактан күрә алсыннар иде. Шулай итеп, юлларда бәхетсезлек очракларын булдырмаска була.