Питрәч районында «Урман утырту көне» акциясе узды

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Иске Шигали авылы янындагы 12 гектар мәйданда республиканың егерме дүрт ведомствосының хезмәт коллективлары кырык мең чыршы, нарат һәм карагай үсентеләре утырттылар.

Бу экологик акциядә район үзәгенең хезмәт коллективлары да катнашты. Шулай ук хуҗалар катнашучыларны кайнар ботка һәм чәй белән сыйладылар. Теләгән кешеләр учакта пешерелгән бәрәңге белән дә сыйлана алдылар. Бу көнне урман утырту республиканың дүрт мәйданчыгында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International