Районның тагын 10 пенсионеры компьютерны үзләштерүгә кереште.
Аларны Россия Пенсия фондының Питрәч идарәсе башлыгы Искәндәр Әхмәтҗанов, район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина һәм башкалар сәламләде.
Беренче дәрес укучыларга ошады. Кыска гына вакыт эчендә алар инде бик күп яңалыклар белделәр. Барлыгы 24 сәгать парта артында үткәрергә кирәк.
2008 елдан башлап 255 кеше белем алган. Курсларның иң өлкән катнашучысына-75 яшь, ә иң яшенә-55 яшь.
.jpg)