Питрәчлеләр өчен мәгълүмат

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) Бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасында WWW.ГОСУСЛУГИ.РФ. Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе автомототранспорт чараларын һәм аларга тагылмаларны теркәү буенча дәүләт хезмәтләрен алуга язылу, шулай ук машина йөртү таныклыкларын электрон рәвештә алмаштыру һәм бирү мөмкинлеген гамәлгә ашыра.

Моннан тыш, WWW.ГОСУСЛУГИ.РФ порталы аша дәүләт пошлинасын түләгәндә бирелә 30% ташлама.
Интернет аша дәүләт хезмәтләреннән файдалану өйдән чыкмыйча гына, чиратка басмыйча гына гариза бирергә, шулай ук Дәүләт автоинспекциясенең уңайлы имтихан яки теркәү бүлеген, аның датасын һәм вакытын сайларга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, дәүләт хезмәтләрен алу өчен кирәкле булган документларны, гариза һәм документларны кабул итү һәм теркәү мизгеленнән, шулай ук машина йөртү таныклыгын алыштыру һәм алу (мөрәҗәгать итүче тарафыннан барлык процедураларны эзлекле һәм уңышлы үтәү шарты белән) бер сәгатьтән артмый. Халыкка уңайлы булсын өчен, 2019 елның 1 октябреннән гражданнарны кабул итү шулай ук кичке вакытта да – 20.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Шулай ук республиканың һәр районында урнашкан «Татарстан Республикасында КФҮ» ДБУ аша Россия милли машина йөртү таныклыкларын алыштыру, халыкара машина йөртү таныклыкларын алу һәм алмаштыру буенча дәүләт хезмәте алу мөмкин. Күп функцияле үзәк тарафыннан дәүләт хезмәте күрсәтү срогы, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле гаризаны һәм документларны кабул итү һәм теркәү вакытыннан алып, машина йөртү таныклыгы бирелгәнче (мөрәҗәгать итүче тарафыннан билгеләнгән барлык таләпләрне эзлекле һәм уңышлы үтәгән очракта) 15 эш көненнән дә артмый.
Шулай ук «Татарстан Республикасында КФҮ» ДБУнең Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 214 нче йорт һәм Байлар Сабасы, Тынычлык урамы, 22 нче йорт  адреслары буенча урнашкан ике филиалында  автомототранспорт чараларын һәм аларга тагылмаларны теркәргә була

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International