Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, кадерле агросәнәгать комплексы ветераннары!

2019 елның 13 октябре, якшәмбе

Һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне белән ихлас котлауларны кабул итегез.

Бу көздә без традиция буенча аграрий язмышын үзебез өчен сайлаган кешеләрне хөрмәтлибез. Сез, хөрмәтле кыр, ферма, эшкәртү сәнәгате предприятиеләре хезмәтчәннәре, лаеклы котлау һәм рәхмәт сүзләрен кабул итәсез. Бу дөньяда барысы да үзгәрә, ә авыл хезмәте элеккегечә һәркемгә дә кирәк. Безнең районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре генә түгел, крестьян (фермер) хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да актив эшли. Дәүләт ярдәме программалары уңышлы тормышка ашырыла. Безнең аграрийлар күп тапкырлар грант программаларында җиңүче булдылар, бу аларның үсеш алырга һәм киңәюгә омтылуы турында сөйләргә хокук бирә.
Агросәнәгать комплексы ветераннарына аерым рәхмәтләр һәм котлаулар. Крестьян бурычына тугры калуыгыз һәм туган җиргә бетмәс-төкәнмәс мәхәббәтегез өчен барысына да рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек, муллык, бәхет, барлык башлангычларыгызда да уңышлар, районыбыз иминлеге хакына игелекле хезмәтегездә алга таба да уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International