Һәркем белә, ремонт – мәшәкатьле һәм чыгымлы эш, ә күп фатирлы йортны яки юл челтәрен капиталь ремонтлау - йөз тапкыр катлаулырак. Ленино-Кокушкино авылындагы Гагарин урамында яшәүчеләр бу хакта ишетеп кенә белми.
Яхшы урам, юл челтәре - авылның төп бизәге
Бәхеткә, авыл урамнары буйлап төзек юллар бик сирәк күренеш түгел. Юллар яңаруын күрү һәрвакыт күңелле. Ленино-Кокушкино авылында бүген нәкъ менә тротуарларны һәм юлларны төзекләндерү буенча масштаблы эшләр башкарыла.
- Яңа уңайлы тротуарлар Гагарин урамында барлыкка килде, юл ремонтлана. Шулай ук хәзер яшьләр үзәге территориясен төзекләндерү дәвам итә, - дип яңалыклар белән уртаклашты җирлек башлыгы Азат Сәйфетдинов.
Эшләр муниципаль юл фонды акчасына башкарыла.
.jpg)