Агач утырту-изге эш

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

Урман утырту һәр кешенең тормышында һәм сәламәтлегендә зур роль уйный.

Мәктәптә биология дәресләрендә үк без агачларның углекислый газ сулавын һәм кислород чыгаруын белдек, аннан башка без биш минут та яши алмыйбыз. Шуның белән бергә, агач йортлар төзүдә, мебель, кәгазь, музыка уен кораллары һәм башка бик күп нәрсәләрдә киң кулланыла. Әмма урманнар кимергә тиеш түгел, бу экологик һәлакәт белән яный. Нәкъ менә шуңа күрә киселгән һәр агач урынында кеше яңасын утыртырга тиеш. Республикада ел саен үткәрелә торган «Урман утырту көне» акциясе - Казанда, Биектау районында һәм бездә, Иске Шигали авылында узды. Шулай ук питрәчлеләр шушы көннәрдә район үзәгендә дә үсентеләр утырттылар, киләчәктә парк-аллея барлыкка киләчәк.

"Урман утырту көне" бөтен битараф булмаган кешеләрне җыйды.
Иске Шигали авылы янында яшь үсентеләр утырту өчен туфракны башта махсус техника әзерләде. Анда көрәкләр белән коралланып, эшкә керешәсе генә кала. Барлыгы республиканың 24 ведомствосы, шул исәптән Питрәч оешмалары да агач утыртырга килде. Бу изге эшкә үз өлешен кертергә теләүчеләр елдан-ел арта бара.
- Район хастаханәсеннән урман утыртуда катнашабыз. Бүген рәхәтләнеп җыелдык, бергә килдек, һава торышы да әйбәт. Моны бик кирәкле эш дип саныйбыз, шуңа күрә барыбыз да бик теләп эшлибез. Хастаханә янында даими яшелләндерәбез, - дип сөйләде Питрәч районының сәламәтлек саклау профсоюз оешмасы рәисе Алия Галеева.
Акциядә катнашучылар 12 гектар мәйданда чокыр-балка үсентеләре - чыршы, нарат, карагай утырттылар, барлыгы 40 меңгә якын үсенте.
- Узган һәм өченче елларда " Урман утырту көне" моннан ерак түгел узды, - ди Матюшино участок урманчылыгының участок урманчысы Нурсил Гыйбадуллин. - Без территорияне тикшердек, үсентеләрнең үсеп китүчәнлеге 90 процент тәшкил итә. Биш елдан соң кечкенә урман барлыкка килер, - дип өметләнә Нурсил Гыйбадуллин.
Урман утыртуда мәктәп укучылары да, кечкенәрәк балалар да катнашты. Алар әти-әниләренә бик теләп ярдәм иттеләр, ә соңыннан барысы бергә саф һавада кайнар ботка ашадылар, чәй эчтеләр, теләүчеләр учакта пешерелгән бәрәңге белән сыйландылар.

Питрәч һәм Олан авыллары арасында район үзәген бөтенләй бизәмәүче участок бар. Биредә чокыр, җир берничек тә файдаланылмый. Питрәчлеләр бу ташландык урынга - парк-аллея булдырырга уйлаганнар.
Участокның мәйданы бер гектардан артык. Инде ярты көн эчендә сигез мең чыршы утыртылды. Агач утыртуда район үзәгенең төрле оешмаларыннан 300дән артык кеше катнашты.
- Безнең мәктәптән бу чарага бүген 20 хезмәткәребез һәм 15 укучы килде,-дип сөйли Питрәч интернат-мәктәбе директоры Флорид Зарипов. - Без район тормышында һәрвакыт актив катнашабыз. Бүген меңгә якын үсенте утыртылды.
- Без дә мондый чараларда актив катнашабыз, - ди спорт мәктәбе директоры урынбасары Юлия Фирсова. - Бүген биредә 20 кеше – хезмәткәрләр, тренер, бухгалтерия хезмәткәрләре һәм башкалар. Бер-беребезгә ярдәм итеп эшлибез. Безнең тренерлар чокырлар казый, ә укучылар үсентеләр утырта.
- Без, яшьләр, районыбызның тышкы кыяфәтенә битараф түгел, яшеллек – ул һәрвакыт матур. Без бөтен сыйныф белән диярлек килдек. Һава торышы салкын булуга карамастан, яхшы кәеф белән эшлибез.
Урман утыртуда катнашкан һәр сыйныфыбыз бу паркны төзүдә катнашкан истәлеккә бер ел күрсәтелгән табличка әзерләгән иде, - диләр Питрәч икенче мәктәбенең 10А сыйныфы укучылары Эльвина Сафина, Карина Мирзаахмедова.
Киләчәктә паркта питрәчлеләр дә, район кунаклары да рәхәтләнеп йөриячәк. Ял зонасының төп бизәге, һичшиксез, искиткеч чыршылар булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International