«Ак барс «Кошчылык комплексы» ҖЧҖнең Питрәч җитештерү мәйданчыгында квартал саен юбилярларны һәм җитештерү алдынгыларын хөрмәтләү матур традициягә әйләнде.
Бу юлы 45 кошчылык фабрикасы хезмәткәре лаеклы бүләкләр алды.
Питрәч җитештерү мәйданчыгы директоры Вефхия Кахаберидзе барлык хезмәткәрләрне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады, аларга уңышлар һәм сәламәтлек теләде. Ул шулай ук ПВК эшенең район һәм республика тормышында мөһим булуын билгеләп үтте. Соңыннан җитештерү алдынгыларына, юбилярларга Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында 40 ел туган хуҗалыгында шофер булып эшләүче Галәветдин Сәхәбиев та бар. Аңа намуслы хезмәте өчен Холдинг компаниясе медале тапшырылды.
Әнәс Юнысов утыз елдан артык йөк төяүче булып эшләде һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде.
Район башлыгы Илһам Кашапов исеменнән грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.