Кибәч авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Павлова Прасковья Александр кызы туган көне белән котлаулар кабул итә.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рәшидә Сәхәбиева, район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина, контроль-хисап палатасы рәисе Сергей Павлов һәм Кибәч авыл җирлеге башлыгы Рәмис Раимов юбилярга ныклы сәламәтлек, гаилә җылысы, якыннарының кайгыртучанлыгын һәм мәхәббәтен теләделәр. Алар Прасковья Александровнага район башлыгы Илһам Кашапов һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның шәхси хатын тапшырдылар.
.jpg)