Хәзерге дөньяда берәү дә социаль тетрәнүләрдән, табигый бәла – казалардан-ураганнардан, су басулардан, янгыннардан страховкаланмаган. Бигрәк тә өлкәннәр балалар өчен борчылалар. Гадәттән тыш хәлләр вакытында балага пассив-оборона реакциясе хас: куркудан ул яшерен почмакка кача, куркыныч урыннан чыгып китәсе яки ярдәмгә чакырасы урынга кача…
Янгыннар балалар шуклыклары аркасында да еш килеп чыга: сабыйларның табигый кызыксынучанлыгы кайчагында аларны шырпы, көнкүреш электр приборлары, җиңел ялкынсынучы материаллар белән уеннарга китерә. Ут эчендә балалар үлүе куркыныч.
Өлкәннәрнең бурычы - һәр балага янгын куркынычы турында төп төшенчәләр бирү, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.
1. Янгын чыгу сәбәпләре турында сөйләү; ачык утның ни белән куркыныч булуын аңлату; балалар шуклыкларының күңелсез нәтиҗәләрен аңлату.
2. Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.
3. Утның куркынычлыгын аңлату: җиңел янып китүче предметларның һәм материалларның билгеләре һәм үзлекләре турында сөйләү.
4. Үзләре турында мөһим мәгълүматны яттан белү зарурлыгына инандырырга: фамилиясе, исеме, йорт адресы һәм телефон номеры. Әти-әниләрнең кәрәзле яки эш телефоны.
5. Балаларда мөстәкыйльлек һәм җаваплылык күнекмәләрен формалаштыру.
6. Көнкүрештә куркынычсызлык күнекмәләрен үстерү, янгын куркынычы булган хәлләрдә адекват гамәлләргә, янгын чыкканда ничек шалтыратырга өйрәтү.