Питрәчтә 17 урам фонаре алыштырылды

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә социаль челтәрләрдәге төрле төркемнәрдә урамнарны яктырту буенча хәбәрләр булды:

- "Олан Илендәге чаттан чистарту корылмаларына кадәр ут баганаларының ни өчен эшләмәвен, җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә бик караңгы булуын беләсе килә".
- "Мишанин урамындагы баганалардагы фонарьлар янмый. Хәзер бик караңгы. Балаларга күнегүләрдән һәм дәресләрдән соң йөрү куркыныч".
- "Питрәчнең үзәк урамында беренче мәктәп янын яктырту дүртенче көн эшләми".

Фонарьлар авария аркасында янмый: егылган агачлардан электр линияләре зыян күрде. Кичә аварияне бетерделәр һәм шулай ук лампаларны алыштырдылар. Питрәч буенча барлыгы 17 лампа алыштырылды. Нәтиҗәдә урам утлары район үзәгеннән Олан Иле авылына  кадәр, Питрәчнең 1 нче мәктәбе янында һәм Мишанин урамында торгызылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International