Көзге веломарафон катнашучыларны чакыра!

2019 елның 25 октябре, җомга

Якшәмбе, 27 октябрьдә, 11 сәгатьтә Осиново бистәсендә 20 км (1 әйләнеш) һәм 40 км (2 әйләнеш) дистанциягә веломарафон старт алачак. Анда профессионаллар да, 15 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге һәвәскәрләр дә катнаша ала.

Ярышлар кросс-кантри дисциплинасында марафон узачак. 40 километр озынлыкта трассаның үзенчәлекләре үзгәрә. 800 метрлы аралыкта балалар, пенсионерлар һәм гаилә командалары ярыша ала. Велосипедны арендага алу мөмкинлеге  бар . Үзегез белән шлем һәм яхшы кәеф алырга онытмагыз! 
Ярышлар шартлары турында күбрәк мәгълүмат белергә һәм оештыручылар сайтында теркәлергә мөмкин orgeo.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International