Питрәч районы, Санкт - Петербургта муниципаль стратегияләрнең VI конкурсы финалында беренче урынны алды

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Питрәч районы Санкт-Петербургта узган муниципаль стратегияләрнең VI конкурсы финалында Питрәч муниципаль районы «Авыл муниципаль районының иң яхшы стратегиясе-2019» номинациясендә беренче урынны алды.

Конкурс нәтиҗәләрен кичә Санкт - Петербургта «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: территорияләр өчен милли максатлар һәм эффектлар»Гомумроссия форумы кысаларында ясадылар. Бүләкләү тантанасында икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.
Район башлыгы Илһам Кашапов жюри әгъзаларына һәм конкурсны оештыру комитетына Питрәч районының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясен тәкъдим итте.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы муниципаль стратегияләре дүртенче ел рәттән федераль дәрәҗәдә танылу ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International