Питрәчнең 2 нче мәктәбе укучылары Радмила Кадыйрова һәм Дилия Гомәрова Татарстан Республикасының «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасының төбәк бүлеге активистларының республика сменасында катнаштылар.
«РДШ ның көзге мәктәбе» сменасы Казан шәһәрендә узды. Бәйрәм чарасы кысаларында катнашучылар арасында бүләкләр алмашу булды.
Әмма безнең егетләр дә калышмый. «Легоробототехника» берләшмәсе укучылары Данил Давыдов һәм Нурфиз Каюмов, балалар иҗат йорты педагогы Сергей Максимов җитәкчелегендә, Түбән Кама шәһәрендә чыгыш ясадылар, анда «ТЕХНОФЕСТ-2019»техник иҗат һәм заманча технологияләр республика конкурсында өченче урынны яуладылар. Шул ук конкурста Питрәчнең 2нче мәктәбе укучылары Даниил Озеров һәм Булат Җиһаншин призлы икенче урынны яуладылар.