Күп еллар дәвамында беренче тапкыр Питрәчтә укытучыларның җыелма командалары арасында волейбол буенча район беренчелеге узды.
Аны Халыклар бердәмлеге көненә багышладылар. Турнирда районның 13 белем бирү учреждениесеннән 70 фән укытучысы катнашты.
Турнирда катнашучылар, аларның сүзләренә караганда, бик күп позитив алдылар. Призерлар мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Питрәчнең 1 нче урта мәктәбе җыелма командасы иң яхшысы дип табылды, ул беренче урынны алды. Икенче урында – Ленино-Кокушкино мәктәбе командасы һәм өченче урынны : район үзәгенең икенче мәктәбе, Богородский, Шәле һәм Чыты мәктәпләре үзара бүлештеләр. Әлеге ярышларда Пановка, Татар Тау Иле, Кощаково, Татар Казысы һәм Надеждино җыелма командалары да катнашты.