1 ноябрьдә узган «Зур этнографик диктант» халыкара акциясендә катнашырга теләүче питрәчлеләр мәктәп парталары артына утырдылар.
Диктант тексты 30 сынау биремен үз эченә алган, аларның 20се федераль тематикага багышланган, 10 бирем һәр конкрет төбәкнең милли үзенчәлегенә бәйле булган. Катнашучыларның сүзләренә караганда, аларга сорауларга дөрес җаваплар эзләү бик кызык булган һәм күпләр диктанттан соң үз җавапларын Интернет аша тикшерергә булган, шул ук вакытта аларның башка халыкларның мәдәнияте һәм гореф – гадәтләренә карата кызыксынулары барлыкка килгән... ә әлеге акциянең максаты-кешеләрнең игътибарын илдә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм традицияләренә җәлеп итү.
.jpg)